Гавами тыңлаулар һәм иҗтимагый фикер алышулар уздыру тәртибенә үзгәрешләр кертелде.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы декабрь, Камилә Гобәйдуллина). Казанда Фәнни шәһәрчекне Татарстан башкаласы чигенә кертү турында гавами тыңлаулар үткәрәчәкләр. Хәзерге вакытта территория Биектау районына карый һәм «ФЦТРБ-ВНИВИ» Федераль дәүләт бюджет фәнни учреждениесенең сынау үзәге янында урнашкан. Бу хакта бүген Ратушада узган Казан шәһәр Думасының XI сессиясе утырышында билгеле булды.
Казан Башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Андрей Лобов хәбәр иткәнчә, гавами тыңлаулар уздыру турындагы карар проекты ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча әзерләнгән. «Шәһәр чикләре үзгәрү белән аның административ-территориаль төзелешен үзгәртү күздә тотылуын исәпкә алып, бер үк вакытта шәһәр районнары чикләрен үзгәртү буенча гавами тыңлаулар үткәрү тәкъдим ителә», – диде ул.
Мәсәлән, яңа биатлон комплексы территориясен Идел буе районы чикләренә кертергә, ә Фәнни шәһәрчекне һәм «Курган» күмәк комплексын Совет районына кушарга тәкъдим ителә.
Әлеге объектлар буенча тыңлауларны 20-нче гыйнварда 15:00 сәгатьтә Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенең актлар залында уздыру планлаштырыла. Тыңлауларда катнашуга гаризаны 19-нчы гыйнварга кадәр Груздев урамы, 5 адресы буенча 102-нче кабинетка тапшырырга мөмкин.
Депутат Динара Хәлимдарова Фәнни шәһәрчек буенча кабул ителә торган карардан икътисадый нәтиҗәләр һәм социаль йөкләнеш исәпләнгәнме, дип кызыксынды. «Биектау районы алып бара торган барлык бюджет чыгымнары шәһәргә күчәчәк. Гамәлдәге 5 йортка капиталь ремонт ясауга бәйле чыгымнар Татарстанда гамәлдә булган программага кертеләчәк. Территориядә социаль инфраструктура юк. Анда болай да Казанда теркәлгән 500-гә якын кеше яши. Бүгенге көндә алар шәһәрнең мәктәп һәм балалар бакчаларына йөри», – дип җавап бирде А.Лобов.
Нотыкчы шулай ук «Казанда гавами тыңлаулар һәм җәмәгать фикер алышулар оештыру һәм уздыру тәртибе турында» Казан шәһәр Думасы карарына үзгәрешләр кертү хакында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, агымдагы елның 1-нче сентябреннән РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының «Әйләнә-тирә мохиткә йогынты ясауны бәяләү материалларына таләпләрне раслау турында» боерыгы гамәлгә керде. Ул экологик экспертиза узарга тиешле хуҗалык һәм башка эшчәнлек буенча иҗтимагый фикер алышулар уздыру тәртибен билгели.
«Аерым алганда, тәкъдим ителгән үзгәрешләр белән иҗтимагый фикер алышуда катнашучыларның мөмкинлекләре киңәя: оештыручыларга язма рәвештә дә, электрон формада да да тәкъдимнәр һәм искәрмәләр кертү мөмкинлеге бирелә, бу барлык теләүчеләргә дә уңай формада тәкъдимнәр һәм искәрмәләр белдерергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук территорияләрне комплекслы үстерүнең яңа төшенчәсе кертелде», – диде А.Лобов.
Депутат Алексей Серов халыкка гавами тыңлаулар уздыру турында мәгълүмат бирүне көчәйтергә тәкъдим итте. «Мәгълүмат федераль таләпләр нигезендә алып барыла: урыннарда стендлар урнаштырыла, мәгълүмат газеталарда һәм интернетта бастырыла. Мин кайбер кешеләрнең мәгълүмат турында белми калуларын аңлыйм. Фатирлар буйлап хщбщр итеп йөри алмыйбыз, кызганычка каршы. Бу мәсьәләләр өстендә бергәләп эшләргә тәкъдим итәм», – дип йомгаклады докладчы.