Татарстан башкаласының барлык районнарындагы 9 ишегалды проект чараларын үткәрү урыны булып торачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче август, Ксения Швецова). Иртәгә, 6-нчы августта, Казанда «Әдәби ишегалды» проектының поэтик марафоннары старт ала. Шәһәрнең торак массивларында август ае дәвамында Татарстанның танылган кешеләре катнашында төрле чаралар үткәреләчәк, дип хәбәр итте бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов.
Татарстан башкаласының барлык районнарындагы 9 ишегалды проект чараларын үткәрү урыны булып торачак. А.Абзалов сүзләренә караганда, яңа сезонда әдәби ишегаллары тематикасы төрле булачак. «Театр, кино, спорт, Казан тарихы һәм ТАССРның йөз еллыгы, WorldSkills, табигать – болар барысы да китап бәйрәмнәрендә катнашучыларны көтә», - диде Мәдәният идарәсе җитәкчесе.
Проектта республиканың күп кенә танылган кешеләре, әйтик, театр ишегалды кунаклары - Татарстанның халык артисты Илья Славутский, актер Ришат Әхмәдуллин һәм Камал театры мэтрлары, Россиянең атказанган артистлары, Татарстанның халык артистлары Наилә Гәрәева һәм Дания Нуруллина бар.
Кинога багышланган ишегалдында кинорежиссер Алексей Барыкин булачак, «Эфир» телеканалы алып баручылары ТАССРның йөз еллыгына багышланган ишегалды кысаларында махсус программа тәкъдим итәчәк.
Һәр бәйрәмдә «Библиобус» мобиль китапханә комплексы эшләячәк, тематик мастер-класслар, китап нәшриятларыннан күргәзмә-сатулар оештырылачак.
«Барлык шәһәр халкын һәм кунакларны проект чараларында катнашырга чакырабыз», – диде А.Абзалов.