Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.09.2022, 10:35

Казанда Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел тулу уңаеннан чаралар узачак

Тинчурин исемендәге театрның 89 нчы сезонын ачу драматургның юбилеена багышлана.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче сентябрь). 15 нче сентябрьдә Казанда татар язучысы, актер, драматург һәм прозаик Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел тулуга багышланган чаралар узачак. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 89 нчы сезонын тантаналы ачу драматург юбилеена багышлана.

10:00 сәгатьтә театр коллективы һәм татар җәмәгатьчелеге вәкилләре Архангельск зиратында Кәрим Тинчурин каберенә чәчәкләр салачак. Казанның аның исемен йөртүче паркында 11:30 сәгатьтә язучыны искә алачаклар. Биредә бәйрәм концертында драматургка багышланган шигырьләр һәм Тинчурин театры артистлары башкаруында ул иҗат иткән җырлар яңгыраячак.

16:00 сәгатьтә Тинчурин театры фойесында драматург шәҗәрәсен тәкъдим итәчәкләр. Чарада танылган язучылар, галимнәр һәм сәнгать эшлеклеләре катнашачак. Аннан соң театр музее хезмәткәрләре кунакларга «Турандот» пьесасының барлыкка килү тарихы һәм аның Кәрим Тинчурин башкаруындагы тәрҗемәсе турында сөйләячәкләр. Бәйрәм атмосферасын театрның Ильяс Камал җитәкчелегендәге камера оркестры чыгышы тулыландырачак.

18:30 сәгатьтә 89 нчы театр сезонын ачу тантанасы булачак. Тамашачылар Кәрим Тинчуринның ирекле тәрҗемәсендә «Хан кызы Турандык» спектакленең премьерасын күрәчәк. Спектакльнең режиссеры – Сәрдар Таһировский, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар