Чемпионатта алты сайлап алу зона этабында җиңүче командалар катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче декабрь). 22 һәм 23 декабрьдә Казанда Бадминтон үзәгендә (Оренбург тракты, 99) бадминтон буенча Татарстан Республикасы команда беренчелеге һәм чемпионаты узачак.
Чемпионатта бөтен республика буенча октябрь аеннан ноябрьгә кадәр узган алты сайлап алу этабында җиңүче командалар катнашачак.
Беренчелектә җиңүчеләр 2004 елгы һәм аннан кечерәк спортчылар арасында, 2003 елгы һәм аннан да өлкәнрәк спортчылар арасында билгеләнәчәк. Призер командалар бадминтон белән шөгыльләнү өчен инвентарь белән бүләкләнәчәкләр.
Чара кысаларында шулай ук 2018 ел нәтиҗәләре буенча спортчыларны һәм тренерларны бүләкләү булачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.