Ярышларда 900 спортчы катнаша.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU 24-нче ноябрь). Казанның «Ак Барс» Көрәш сараенда GTF тхэквондо буенча Россия чемпионаты һәм беренчелеге старт ала. Ярышларда илнең 50-дән артык субъектыннан 900 спортчы катнашачак, алар алдан үз төбәкләрендә сайлап алу узды.
Беренче ярыш көне 25-нче ноябрьгә планлаштырылган, финал ярышлары һәм җиңүчеләрне бүләкләү 28-нче ноябрьдә узачак. Теләүчеләр чемпионатның трансляциясен карый ала. Ул 25-нче ноябрь көнне «МАТЧ! Боец» телеканалында 13:00 сәгатьтә башлана.
Турнирны оештыручылар ТР буенча Тхэквондо (GTF) федерациясе булып тора, аларның тәрбияләнүчеләре арасында Россия, Европа һәм дөнья чемпионнары да бар инде, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.