Казанда Россия Герое Сергей Ашихмин истәлегенә Чаңгы ярышлары буенча Казан Чемпионаты һәм Беренчелеге узачак
Катнашучылар 1 км, 3 км, 5 км һәм 10 км аралыкны йөгереп узачак
Фото: Марат Мөгыйнов
ТР башкаласында 22 февральдә Мирный бистәсенең Чаңгы-биатлон комплексы базасында Россия Федерациясе Герое, Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Махсус билгеләнештәге үзәге хезмәткәре майор Сергей Ашихмин истәлегенә багышланган Чаңгы ярышлары буенча Казан Чемпионаты һәм Беренчелеге узачак.
Ярышлар стартына 360 спортчы чыгачак, алар Татарстан районнарыннан, шулай ук шәһәрнең спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр булачак. Катнашучылар 1 км, 3 км, 5 км һәм 10 км дистанцияләрдә 14 яшь төркемендә җиңү өчен көрәшәчәк.
Ярышлар 9:00 да ачылачак, 10:00 да кызлар һәм хатын-кызлар арасында старт булачак, 11:00 дә – ир-атлар арасында.
Сергей Ашихмин – Ватанга фидакарь хезмәт итү һәм чын батырлык үрнәге. 2012 елның 24 октябрендә майор Татарстанда террорчылык куркынычын бетерү операциясендә катнаша. Һөҗүм вакытында, җинаятьченең тәненә беркетелгән шартлаткыч җайланманы күреп, офицер бердәнбер мөмкин булган карар кабул итә – үзенең сугышчан иптәшләрен коткарырга. Сергей Ашихмин хезмәттәшләренең үлемен һәм зур терактны булдырмас өчен, террорчыны үзе белән каплаган. Россия президенты Владимир Путин боерыгы нигезендә күрсәткән каһарманлыгы һәм батырлыгы өчен Федераль куркынычсызлык хезмәте майоры Сергей Ашихминга үлгәннән соң Россия Федерациясе Герое исеме бирелде.
Казанның Мәскәү районындагы 130 нчы мәктәптә террорчылыкка каршы операция вакытында һәлак булган Россия Герое Сергей Ашихмин хөрмәтенә экспозиция ачылды.

2026-02-20T12:37:17+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.