Программада – ярминкәләр, яңа китапларны тәкъдир итү, кинолар күрсәтү һәм перформанслар
ТРның Милли китапханәсендә 7 һәм 8 декабрьдә «Алмаш» заманча мәдәният үзәге тарафыннан кышкы китап фестивале уздырылачак. Мәйданчыкта китап ярминкәсе, яңа әсәрләрне тәкъдир итү, күргәзмә, кинофестиваль һәм перформанслар белән аерым балалар фестивале, «Китап зурлыгында» Идел сәнгате ярминкәсе һәм башкалар планлаштырылган.
Чара китап ярминкәсе белән ачылачак, анда кунаклар өстәмә бәяләрсез яңа чыккан китаплар сатып ала, нәшрият йортлары вәкилләре белән аралаша, танылган һәм яшь язучылар белән таныша алачак. Параллель рәвештә гавәми программа узачак, аның барышында эксперименталь һәм француз әдәбият турында сөйләшәчәкләр һәм берничә яңа китап тәкъдир итәчәкләр. Шулай ук экскурсовод Айрат Баһаветдинов Казан архитектурасы турында лекция укыячак.
Идел сәнгате ярминкәсендә дүрт шәһәр: Казан, Самара, Түбән Новгород һәм Волгоград рәссамнары үз эшләрен тәкъдим итәчәк. Барлык экспонатларны зурлык берләштерәчәк – ул китаптан зуррак булмаска тиеш. Шулай ук Милли китапханәдә Дмитрий Мозговойның шул ук исемдәге әсәре буенча «Хәтер архитектурасы. Татарстанның ташландык чиркәүләре» күргәзмәсе ачылачак.
Яшь кунаклар өчен «Яңа алмаш»тан аерым программа оештыралар. Биредә 6 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар әзерләгән ике перформанс, балалар өчен фотоиллюстрацияле китаплар сериясе һәм композитор Александр Зайцев җитәкчелегендә концерт күрсәтеләчәк. Шулай ук яшүсмерләр кинофестивале узачак, анда «Союзмультфильм» җыентыгыннан куркыныч мультфильмнар коллекциясен күрсәтәчәкләр. Мондый күрсәтү шулай ук 14 һәм 15 декабрьдә «Алмаш»та узачак.
Икенче катта – театр мәйданчыгында – Даниэль Пеннакның «Как роман» китабы буенча спектакль эскизының премьерасы булачак. Моннан тыш, биредә яшүсмерләр һәм педагоглар катнашында уку турында дебатлар узачак.
Кунаклар белән укуның мөһимлеге турында да сөйләшәчәкләр. Мәйданчыкта хыялдагы кибет булдырачаклар, анда яшүсмерләргә нинди әдәбият кирәклеген күз алдына китерәчәкләр.
Фестиваль кысаларында «Алмаш» заманча мәдәният үзәгендә өч күргәзмә булачак. Галереяда рәссам Татьяна Бронникованың «Шул арада» сериясе, күргәзмә киңлегендә «Контурлы карталар» төркемле эше урнаштырылачак. Шулай ук өченче катта яңа экспозиция барлыкка киләчәк.
Программа тулыланачак, вакыйга яңалыкларын телеграм-каналда һәм сылтама буенча күзәтергә мөмкин.
Фестиваль «Алмаш», ТР Милли китапханәсе һәм «Тере шәһәр» фонды тарафыннан ТР Мәдәният министрлыгы һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә оештырылды.