Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.12.2018, 10:21

Казанда "КышДаКар-фест" кышкы фестивале узачак

Яңа ел сәүдә рәтләре Бауман һәм Петербург урамнарында булачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче декабрь, Алена Мирошниченко). 2018 елның 29 декабреннән 2019 елның 7 гыйнварына кадәр Казанның Бауман һәм Петербург үзәк җәяүлеләр урамнарында "КышДаКар-фест" кышкы фестивале узачак. Биредә яңа ел чыршысы бизәкләре, бүләкләр, кул эшләре сувенирлары һәм җирле фермерлардан яңа продукция белән бәйрәм ярминкәсе эшләячәк. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Туризм үсеше комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте.

Ул казанлылар һәм башкала кунакларын "КышДаКар-фестта" 20 ярминкә йорты көтәчәген сөйләде. Фестивальдә сувенир продукциясе һәм бүләкләр белән беррәттән фермер хуҗалыкларыннан иң яхшы сөт продуктлары, мәсәлән, "Бри", "Камамбер" сырларын, трюфельле һәм паприкалы сырларны, Казан икмәк пешерүчесе Фәрит Заһидуллинның икәмген сатып алырга мөмкин булачак. Казан сыр әзерли торган оешмаларының берсе килүчеләрне сөтнең сырга әверелү тамашасы белән сөендерәчәк. Ярминкәдә шулай ук табигый ит деликатеслары, танылган казылык – борынгы татар рецепты буенча әзерләнгән кыяклы ат ите, дуңгыз һәм күркә продукциясе тәкъдим ителәчәк.

"Чараның төп идеясе - шәһәрдә бәйрәмчә активлык булдыру", - дип ассызыклады Д.Санникова.

"Яңа ел ярминкәсе шәһәрне бизи һәм, һичшиксез, яңа ел кәефе бирә. Быел ул яңача яңгырый. Фестиваль халык көткәнән яхшырак булыр, дип өметләнәм. Җәмәгать туклануыннан тыш, безнең фермерлар да безгә кушылу дөрес, бу кече һәм урта бизнес өчен, аларның товарларын алга этәрүгә керткән өлешебез. Гомумән, бәйрәм кәефе бирү өчен барлык чаралар да Казан халкы өчен үткәрелә", - дип нәтиҗә ясады Казан Мэры Илсур Метшин.

Ярминкә Петербург урамы буенча җир асты кичүе янында 29-31 декабрьдә 12.00-21.00 сәгатьтә узачак. 2-7 гыйнварда ул Бауман урамында ТР Фәннәр академиясе бинасы артына күчәчәк.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 17.12.2018
Видеорепортаж
17.12.2018 10:06
Казанда "КышДаКар-фест" кышкы фестивале узачак
Барлык яңалыклар