Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.03.2022, 15:45

Казанда хайваннар белән эш итү темасы буенча РФ Дәүләт Думасының эш төркеме утырышы узачак

Карар «Чиста ил» форумының түгәрәк өстәлендә кабул ителде, анда шәһәр тәҗрибәсен Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин тәкъдим итте.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче март). РФ Дәүләт Думасының хайваннар белән эш итү өлкәсендәге законнарны камилләштерү буенча эш төркеменең чираттагы утырышы Казанда май аенда узачак. Кичә Мәскәүнең «Сколково» үзәгендә узган «Чиста ил» халыкара форум-күргәзмәсе кысаларында «Үзебезгә ияләштергән җан ияләре өчен җаваплыбыз» түгәрәк өстәлендә әнә шундый карар яңгырады.

Дәүләт Думасының экология, табигый ресурслар һәм әйләнә-тирәлекне саклау комитеты рәисенең беренче урынбасары Владимир Бурматов түгәрәк өстәлнең модераторы булды. Чарада Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин катнашты. Ул ТР башкаласының сукбай хайваннар белән эш итү тәҗрибәсе турында сөйләде.

Татарстанда йорт хайваннарын мәҗбүри теркәүне кертү өчен документлар әзерләнә

Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин узган ел Казанны ташландык хайваннарсыз шәһәр дип игълан итте, эш берничә юнәлеш буенча алып барыла. Шулай итеп, шәһәр паркларында һәм скверларында акцияләр узды, анда халык приюттагы хайваннар белән таныша һәм ошаган этләрне үз гаиләләренә ала алды. Хәйрия чараларында күп кенә танылган кешеләр дә булды, ә этләрнең берсен Казан Мэры алды. «Хайванга мөнәсәбәтне үзгәртү – хайваннарны эт үрчетүчедән түгел, ә приюттан алу. Бу норма булырга тиеш, моны модага кертергә кирәк», – диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

«Минем өемдә ике эт яши – берсен узган ел урамнан алып кайттык, икенчесен дә күптән түгел приюттан алдык», – дип сөйләде үзенең хайваннары турында Искәндәр Гыйниятуллин.

Аның сүзләренә караганда, әлеге темага карата кешеләрнең дә – түрәләрнең, подрядчыларның, приют хуҗаларының, хайван хуҗаларының, эт тотучыларның һ.б. җаваплылыгын арттыру мөһим. Моны, докладчы фикеренчә, төрле ысуллар – штраф санкцияләре, тәрбия ысуллары һәм шартлар тудыру белән эшләргә була. «Кешеләрдә гуманлылык тәрбияләү – вакыт эше. Мәрхәмәтлелек чоры җитәчәк, әмма без үзебездә хайваннарга җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләмәсәк, җаваплылык читтән кертеләчәк, дип саный спикер.

Беренче чиратта, сукбай хайваннарны исәпкә алуны оештыру мөһим бурыч булып тора. Узган ел Казанда «этләр исәбен алу» эше үткәрелде. «Аның нәтиҗәләре безгә эшне төгәл планлаштырырга һәм мониторинг ярдәмендә күрелә торган чараларның нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк», – диде И.Гыйниятуллин.

Моннан тыш, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары фикеренчә, йорт хайваннарын теркәү хуҗаларына җаваплылык өстәү өчен дә кирәк. «Ташландык хайван өчен штрафлар турындагы закон проекты әзер инде, әмма бу хайванны идентификация узмыйча, аны конкрет кешегә бәйләмичә генә штрафлар эшләмәячәк», – дип саный докладчы. Шул ук вакытта теркәү хуҗалар өчен максималь уңайлы һәм җайлы булырга тиеш, дип өстәде ул. Шулай ук хайваннарның хуҗасы контроленнән башка йөрүе өчен дә җаваплылык кертергә кирәк. Хәзер Татарстанда йорт хайваннарын мәҗбүри теркәү һәм аларны исәпкә кую өчен документлар әзерләнә.

Казанда 643 йорт хайваны бушлай стерильләштерелгән һәм вакциналаштырылган

Хайваннар өчен приютлар булдыру мәсьәләсенә кагылып, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары быел Татарстанның Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт кебек зур шәһәрләрендә бюджет акчалары хисабына өч приют төзү турында карар кабул ителүен билгеләп үтте. Казанда әлегә бер зур приют һәм берничә зур булмаган шәхси приютлар бар.

Хайваннарны стерильләштерү турында сөйләгәндә, И.Гыйниятуллин ике ел эчендә муниципаль контрактлар кысаларында шәһәрдә 7 меңгә якын хуҗасыз эт тикшерелде, дип белдерде. 643 йорт мәчесе һәм эт бушлай стерильләштерелгән һәм вакциналаштырылган.

Хуҗасыз хайваннар белән эш итү эшен зоояклау оешмалары белән бергә алып бару мөһим. «Хакимиятләр волонтерларда һәм зоояклаучыларда дошманнарны түгел, ә фикердәшләрен күрергә тиеш. Әлеге кешеләрнең хайваннар турындагы белемнәре, тәҗрибәсе һәм эчкерсез мәхәббәте иң катлаулы проблемаларны хәл итәргә сәләтле, - дип саный И.Гыйниятуллин. - Хакимиятләрнең волонтерларга, шәхси приютларга ярдәм итү чаралары булырга тиеш. Казанда волонтерлар көче белән соңгы елда гына да меңнән артык хуҗасыз хайван стерильләштерелде».

Уку программалары кысаларында 60 чара тормышка ашырылган

Эшче төркем утырышында шулай ук Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин да катнашты. Үз чыгышында ул хайваннарга җаваплы караш формалаштыру өчен, бигрәк тә үсеп килүче буын белән агарту, тәрбия эшенә зур игътибар бирергә кирәклеген билгеләп үтте. «Нәкъ менә балалар хайван сатып алырга теләкләрен активрак белдерәләр һәм киләчәктә аларның потенциаль хуҗалары булып торалар. Балалар нәтиҗәле мәгълүмат чыганагы һәм гаиләнең өлкән әгъзалары өчен үзгәрешләргә этәргеч булып тора», - дип аңлатты А.Метшин.

Татарстанда 2021 елның 1 нче сентябреннән «Үзебезгә ияләштергән җан ияләре өчен җаваплыбыз» һәм «БиоЭтика» укыту программалары гамәлгә кертелә башлады. Казанда гына да әлеге программалар кысаларында 10 меңнән артык укучы катнашында 60 чара гамәлгә ашырылды.

Искәндәр Гыйниятуллин, үз чиратында, Казанда укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен «Лапа дружбы» грант ярдәме конкурсы игълан ителүен искә төшерде. Җиңүчеләр һәм призерлар акчалата бүләкләр алачак. Конкурска нәтиҗәләр март ахырында ясалачак.

Исегезгә төшерәбез, бер ай элек Дәүләт Думасының эш төркеме утырышы булды, анда РФ законнарына үзгәрешләр кертү турында фикер алыштылар.

Барлык яңалыклар