В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төп региональ катнашучылар ТР башкаласында 29 нчы сентябрьдә җыелачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче сентябрь). Әфганстан буенча Мәскәү форматының бишенче утырышы Казанда 29 нчы сентябрьдә узачак, дип хәбәр итте РФ Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова Көнчыгыш икътисадый форумында.
«Әфганстан буенча консультацияләрнең Мәскәү форматы буенча күп сораулар булды. Аның үткәрелүен расларга теләр идем – 29 нчы сентябрьдә Казанда узачак», – диде Мария Захарова.
ТР башкаласында сөйләшүләр белән кызыксынучы төп затлар җыелачак. Әфганстан буенча консультацияләрнең Мәскәү форматы Россия, Һиндстан, Иран, Казахстан, Кыргызстан, Кытай, Пакстан, Таҗикстан, Төркмәнстан һәм Үзбәкстан катнашуын күздә тота. Очрашуда Әфганстандагы вәзгыять, әфганстанара татулашу, төбәк иминлеге һәм илне торгызу мәсьәләләре турында фикер алышу планлаштырыла.