Август аенда һәлак булган кешенең сөякләре һәм медальоны Рига астында табылган һәм эзләү отрядына тапшырылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы декабрь). 27 декабрьдә Кызылармияче Павел Петрович Маркичев мәетен күмүгә багышланган чара узачак. Татарстан АССРның Алексеевск районы Масловка авылында туып-үскән егет Ригада хезмәт итә һәм сугышның беренче көннәрендә хәбәрсез югала. Агымдагы елның августында һәлак булган кешенең сөякләре һәм медальон Рига астында табыла һәм эзләнү отрядына тапшырыла.
Казанда сугышчының туганнары табылган. Аларның теләкләре буенча Павел Мартичевның җәсәде Татарстан башкаласында бертуган апалары кабере янында күмеләчәк.
27 декабрьдә 9.00 сәгатьтә Парка ур., 30 адресы буенча урнашкан чиркәүдә җеназа укылачак. 10.00 сәгатьтә Дәрвишләр зиратында җәсәдне җирләү чарасы булачак. Теләүчеләр Павел Петровичны искә ала алалар, дип хәбәр итә Совет районы администрациясе матбугат хезмәте.