В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышларда 5 яшьтән алып барлык теләүчеләр катнаша ала.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июнь). Казанда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан «ALGA TRAIL» массакүләм йөгерүе узачак. Спорт чарасы 20-нче июнь көнне 9:00 сәгатьтә «Аккош күле»территориясендә узачак. Элегрәк йөгерү һава шартлары аркасында кичектерелгән иде.
Анда 5 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк булган барлык теләүчеләр катнаша ала. 16 яшьлек ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен 10 һәм 5 км дистанцияләр каралган, 9 яшьтән 15 яшькә кадәрге яшүсмерләр өчен – 1100 м, ә иң яшь йөгерүчеләр өчен, 5 яшьтән 8 яшькә кадәр, 500 метр. Ярышта катнашу өчен сайтта теркәлергә кирәк.
«ALGA TRAIL» йөгереше ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, Татарстанда табигый рельеф буенча ирекле темпта яки ярышлар кысаларында трейлраннинг – йөгерүне популярлаштыру максатыннан үткәрелә. Моннан тыш, йөгерү спортчыларның квалификациясен күтәрүгә һәм махсус күнекмәләрен үстерүгә, шулай ук аларга Россия һәм чит ил ярышларына әзерләнүдә ярдәм итүгә юнәлдерелгән, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.