В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Анда барлык теләүчеләр катнаша ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче июнь). 30-нчы июньдә Казанның Кремль яр буенда биек үкчәләрдә йөгереш узачак. Анда катнашучыларга 10-12 см биеклектәге очлы үкчәләрдә билгеле бер аралыкны вакытка узарга тәкъдим ителә.
Ярышның төгәл ераклыгы һәм йөгереш траекториясе катнашучыларга чара башланганчы урында игълан ителәчәк. Җиңүчеләр булып дистанцияне иң кыска вакыт эчендә узган 3 катнашучы танылачак.
Катнашучы сыйфатында теркәлү өчен социаль челтәрләрдәге «Кремль яр буе» рәсми төркемендә гариза тутырырга һәм үзегез белән паспорт алып килергә кирәк.
Йөгереш яр буеның үзәк аллеясында 14.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр барачак, дип хәбәр итә оештыручылар.