Укучыларга һәм югары уку йортларын тәмамлаучыларга шәһәр предприятиеләрендә һәм оешмаларында эш урыннары тәкъдим итәчәкләр.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы апрель). 7-нче һәм 8-нче апрель көннәрендә Казан халкын эш белән тәэмин итү үзәге А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ белән берлектә вакансияләр ярминкәсе үткәрә. Ул «ЯЗ – 2021 мәгънәсе белән карьера» Бөтенроссия яшьләр форумы кысаларында узачак.
Укучыларга һәм югары уку йортларын тәмамлаучыларга шәһәр предприятиеләрендә һәм оешмаларында эш урыннары тәкъдим итәчәкләр. Алар мәшгульлек мәсьәләләре буенча фикер алыша, аларны кызыксындырган вакансияләр исемлеген ала һәм профориентация тестлары уза алачак.
Вакансияләр ярминкәсе 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр университетның 7-нче уку бинасында Большая Красная ур., 55 адресы буенча узачак, дип хәбәр ителә мәшгульлек үзәге сайтында.