Ул бүген 16:00 сәгатьтә була
Фото: Денис Гордийко
Күпчелек гаиләләр бала үсү процессындагы кайбер мизгелләрне кабул итәргә әзер түгел. Бу аның психологик сәламәтлегенә олы яшьтә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Практик психологиядә сепарация процессын җиңел узарга ярдәм итүче кораллар бар.
Шәһәр Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты хәбәр иткәнчә, очрашу бүген 16:00 сәгатьтә Годовиков урамы, 14, 2 нче подъезд адресы буенча узачак. Чарага түбәндәге телефон номеры буенча язылырга мөмкин: +7 (843)598-33-73 (клавиша 2, аннары – 4).