В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашучылар конкурс сынауларын һәм мәдәни-мәгариф программасын узачак
Фото: Денис Гордийко
Программада өч блок булачак: конкурс сынаулары, мәдәни-мәгариф программасы һәм РФ балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмаларының «Егерме бердә – беренче» слеты. Конкурсантлар лекцияләргә, мастер-классларга, чакырылган экспертлардан тренингларга йөриячәк. Шулай ук оештыручылар катнашучылар өчен экскурсия үткәрәчәк.
Барлыгы дүрт номинация булачак, аларның һәрберсендә өч җиңүче сайланачак. Балалар/яшьләр иҗтимагый берләшмәсе лидерлары һәм активистлары өч яшь төркемендә бәяләнәчәк: 14-15 яшь, 16-17 яшь һәм 18-35 яшь. Дүртенче номинация 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге кешеләр өчен булачак – «Балалар/яшьләр иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе».
Җиңүчеләргә кубок-статуэтка, брендлы продукция, шулай ук яшьләр туризмын үстерү федераль программасында катнашу өчен сертификат тапшырылачак. Бу хакта «Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурсны оештыручылар – ТР Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, ТР Балалар оешмалары советы һәм ТР Яшьләр үзәге, «Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте.