Катнашучылар эш таба һәм карьера юлын планлаштыра алачак
Фото: Денис Гордийко
Ярминкәдә эш эзләүчеләргә компания вәкилләре белән шәхсән аралашырга, карьера яки укуны планлаштырырга, эшкә урнашканда дәүләт ярдәме турында белергә, шулай ук бушлай мастер-класслар һәм тренинглар узарга мөмкинлек биреләчәк. Бушлай эшкә урнашу ярминкәсенә гаризаны сылтама буенча тутырырга мөмкин.
Чара Җиңү проспекты, 69 нчы йорт («Горки-Әмәт урманы» паркы) адресы буенча узачак. Тулырак мәгълүматны +7(843)236-13-22 телефоны буенча белергә мөмкин.