3-нче декабрьдә танылган татар композиторының тууына 120 ел тула.
Фото: Марат Мугинов
Һәйкәлгә чәчәкләрне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, мәдәни җәмәгатьчелек вәкилләре салачак. Чара 8.30 сәгатьтә башланачак.
Тантана Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләрен исәпкә алып узачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы.