Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.11.2018, 11:27

Казанда “Денис Мацуев дусларында” VI музыкаль фестивале үтәчәк

Зур концерт залында Л.Бетховен, Ф.Шопен, Э.Григ, И.Стравинский, П.Чайковский, Д.Шостакович әсәрләре яңгыраячак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы ноябрь). 13 һәм 14 ноябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында “Денис Мацуев дусларында” VI музыкаль фестивале үтәчәк. Аны ТР Дәүләт симфония оркестры уздыра.

13 ноябрьдә программада түбәндәге әсәрләр яңгырый: Л.Бетховенның 17 номерлы ре минор фортепианосы өчен Сонатасы, Л.Бетховенның 31 номерлы ля-бемоль мажор фортепианосы өчен Сонатасы, Ф.Шопенның 4 номерлы фа минор Балладасы, Э.Григның Г.Ибсенның “Пер Гюнт” драмасына язылган музыкасыннан Сюитасы, Э.Григның “Фортепиано белән оркестр өчен концерты”.

14 ноябрьдә тамашачылар П.Чайковскийның соль мажор фортепианосы өчен Зур сонатасын, И.Стравинскийның фортепиано белән оркестр өчен Каприччиосын һәм Д.Шостаковичның 9 номерлы Симфониясен, дип хәбәр ителә ТР Мәдәният министрлыгы сайтында.

Концертны алып баручы – актер һәм теле тапшырулар алып баручы Юлиан Макаров. Ике кичәнең дә солисты – Россиянең халык артисты Денис Мацуев.

11 һәм 12 ноябрьдә кечкенә музыкантларны “Яңа исемнәр” хәйрия фондына сайлап алу оештырыла. Аның бурычы – мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә сәләле балаларга булышлык итүнең нәтиҗәле системасын булдыру. 13 ноябрьдә 14.00 сәгатьтә стипендиатлар концерты узачак һәм сайлап алу турыннан үтүчеләргә фонд президенты Денис Мацуев һәм ТР Дәүләт симфония оркестры баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе, Россия халык артисты Александр Сладковский белән җәйге иҗат мәктәбендә катнашуга сертификатлар биреләчәк.

Барлык яңалыклар