В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Стильләштерелгән образда катнашучылар «Казан» гаилә үзәгеннән Горький паркына кадәр барачак
27 июльдә Казанда Бөек Гэтсби стилендә кызлар өчен велосипедта йөрү узачак. Стильләштерелгән образда катнашучылар велосипедта кичке шәһәр буйлап йөриячәк. Финишта фотосессия, пикник, конкурслар һәм нетворкинг көтелә.
Оештыручылар катнашучыларны 1920 нче еллар гламуры атмосферасына максималь рәвештә чумарга чакыра. Дресс-код пайеткалы, чуклы, каурыйлы элегант күлмәкләрне, шулай ук энҗе, эшләпә һәм башка характерлы аксессуарларны күздә тота. Образның мөһим өлеше велосипед булачак, аны шулай ук чор стилендә бизәргә тәкъдим ителә, дип хәбәр итә «Велосипедлы Казан» проектын оештыручылар.
Иң якты һәм креатив образлар бүләкләр белән билгеләнәчәк. Җиңүчеләрне өч номинациядә: «Чорның иң яхшы образы», «Кызлар өчен велосипедта йөрү миссы 2024»,«Велосипедлы иң креатив образ» номинацияләрендә билгеләячәкләр .
Кызлар өчен велосипедта йөрүдә катнашу өчен сылтама буенча алдан теркәлергә кирәк. Катнашучылар 16:00 сәгатькә «Казан» гаилә үзәге янында җыела.Финиш ноктасы Горький паркында булачак.