Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.02.2020, 12:35

Казанда Светлана Романова белән иҗади очрашу узачак

Качалов исемендәге театр актрисасы һөнәри осталык серләре белән уртаклашачак, яраткан авторлары әсәрләреннән юллар укыячак һәм иҗат сөючеләрнең сорауларына җавап бирәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче февраль). 26-нчы февраль көнне Казанның Үзәк китапханәсендә В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры актрисасы, Татарстанның халык артисткасы Светлана Романова белән иҗади очрашу узачак.

Актриса үзенең иҗади язмышы турында сөйләячәк, һөнәри осталык серләре белән уртаклашачак, яраткан авторлары әсәрләреннән юллар укыячак һәм иҗат сөючеләрнең сорауларына җавап бирәчәк.

Светлана Романова - Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе һәм М.Цветаева исемендәге әдәби премия лауреаты. Актриса Чиләбе сәнгать институтының театр бүлеген тәмамлый, Чиләбе, Чита һәм Ростов-на-Дону труппаларында эшли. Казан тамашачысына актриса А.С.Пушкинның «Пиковая дама» әсәрендә графиня Анна Федотовна, А.П.Чеховның «Вишневый сад»ында Раневская, «Брак по-итальянски» әсәрендә Филумена Мартурано, П.-О.Бомаршеның «Безумное дно, или Женитьба Фигаро»сында Марселина рольләре буенча таныш. Шулай ук Светлана Романова Марина Цветаева шигырьләре буенча язылган «Последний день» моноспектакле авторы һәм башкаручысы да.

Очрашу Вишневский ур., 10 йорт адресы буенча 18.00 сәгатьтә башлана, керү ирекле, дип хәбәр итә Качалов исемендәге театрның матбугат хезмәте.
Барлык яңалыклар