Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.03.2020, 15:29

Казанда рәссам Виктор Хрулев белән иҗади очрашу узачак

Мастер үзенең иҗади юлы турында сөйләячәк, килүчеләрнең сорауларына җавап бирәчәк, үз эшләрен күрсәтәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче март). 5-нче мартта Казан иконасы музеенда Зәй рәссамы, Суббух Рәфыйков премиясе лауреаты, ТР Рәссамнар берлеге һәм РФ Рәссамнар берлеге әгъзасы Виктор Хрулев белән иҗади очрашу узачак. Мастер үзенең иҗади юлы турында сөйләячәк, килүчеләрнең сорауларына җавап бирәчәк, үз эшләрен күрсәтәчәк.

Рәссамның жанр диапазоны шактый киң: портрет, пейзаж, натюрморт, сюжет композициясе. Рәссам эшләренә табигыйлек һәм гадилек хас. Рәсем сәнгате әсәрләреннән тыш, рәссам үзенең профессиональ эшчәнлегенең күп өлешен икона һәм храм рәсемнәре язуга багышлый.

Иҗади очрашу алдыннан музей коллекциясе белән танышырга мөмкин булачак. Барлык теләүчеләр 8 минут эчендә тиз итеп портрет ясау конкурсында катнаша ала. Моның өчен А4/А3 кәгазе, гади карандаш һәм бетергеч алып килергә кирәк. Рәссам җиңүчене сайлаячак һәм аңа үзенең бүләген тапшырачак.

Иҗади очрашу түбәндәге адрес буенча узачак: Большая Красная ур., 10. Чара 15.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле, дип хәбәр иттеләр ТР Рәссамнар берлегендә.
Барлык яңалыклар