Җиңү өчен 30 спортчы көрәшәчәк
Фото: ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте
Казанның Спортның су төрләре сараенда 9 нчы мартта Россия Герое Дамир Гыйлемханов истәлегенә багышланган II төбәкара бокс турниры узачак. Ярышларда район һәм төбәк турларының 30 җиңүчесе катнашачак.
Дамир Гыйлемханов Т-72Б1 танкы экипажы составында наводчик була. Аның командасы 2022 елның 7 нче мартында Луганск Халык Республикасының Северодонецк районы Золотое шәһәре тирәсендәге ныгытылган районны камап ала. Сугыш вакытында аларның танкы Молотов коктейле белән яндырыла, ләкин егетләр аны сүндерә ала һәм сугышуны дәвам итәләр.
Экипажга биш танк каршы чыга, шуларның дүртесе юк ителә. Ләкин бишенчесе Россия сугышчыларына ут ача. Бөтен команда һәлак була. Аларга үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелә.
Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон хәбәр иткәнчә, һәлак булган солдатның әти-әнисенә уллары истәлегенә спорт турниры уздырырга вәгъдә ителгән.
Чара 12:00 сәгатьтә узачак. Барлык теләүчеләр өчен керү ирекле.
Ярышларны ТР Бокс федерациясе, Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университеты, Спортның су төрләре сарае һәм «Спарта» клубы белән берлектә Илья Вольфсон оештырган.