В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашучыларны нетворкинг-сессияләр, мәгариф һәм мәдәни программалар, республика җитәкчелеге белән очрашулар көтә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июль). 18-22-нче август көннәрендә Казанда Татарстанда туган, әмма югары уку йортларында республикадан читтә белем алучы студентларның II Форумы узачак. Форум техник һәм гуманитар белгечлекләр буенча белем алучы 150 талантлы студентны җыячак.
Катнашучыларны белем бирү һәм мәдәни программалар, нетворкинг-сессияләр, республика, эре предприятиеләр һәм бизнес-структуралар җитәкчелеге белән очрашулар, WorldSkills стандартлары буенча эшче һөнәрләр дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнашу көтә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте.