Олимпиада 6 категория буенча оештырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче май). 18-нче майда Казанның 182-нче политехник лицеенда Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасының республика этабы узачак. Чарада Татарстан муниципаль районнарының гомуми һәм өстәмә белем бирү оешмаларында белем алучы 400-дән артык укучы катнашачак.
Олимпиада 6 категория буенча оештырыла: «манипуляцион интеллектуаль робот техникасы системалары», «мобиль интеллектуаль робот техникасы системалары», «төп», «робот футболы», «иҗади» һәм «яңа башлаучылар». Җиңүчеләр Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасының киләсе этабына узачак.
Ярышлар 12.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.