Электр сиреналарын һәм яңгыраткычларны 6-нчы октябрь көнне кабызачаклар.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче октябрь). 6-нчы октябрьдә республикада гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы турында яисә килеп чыгу турында халыкка экстрен хәбәр итү системаларын тикшерү булачак. Тиешле күрсәтмәне Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
10:40 сәгатьтә электр сиреналарын һәм яңгыраткычларны эшләтеп җибәрәчәкләр – «Барыгызга да игътибар!» сигналы яңгыраячак, шулай ук бер минутка гомумроссия теле- һәм радиоканаллары эфирын алыштыру планлаштырылган.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе гражданнарга тынычлыкны саклауны сорап мөрәҗәгать итә. Тавыш сигналларын бирү һәм телеэфирны алыштыру планлы санала. Шундый ук тикшерүләр бу елның язында узды.