В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Карл Маркс ур., 61) узачак кабул итүгә (843) 236-41-80 телефоны буенча язылырга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче август). 20-нче августта Казанда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков гражданнарны бердәм медицина мәсьәләләре буенча кабул итәчәкләр.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Карл Маркс ур., 61) узачак кабул итүгә (843) 236-41-80 телефоны буенча язылырга мөмкин.
ТР сәламәтлек саклау министры һәм Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә үз сорауларын Skype программасы аша турыдан-туры тоташтыру юлы белән республика муниципаль районнарында яшәүчеләрнең дә бирү мөмкинлеге булачак. Моның өчен алдан (843) 236-41-80 телефоны аша (яки үз муниципаль районындагы җәмәгать ярдәмчеләре аша) язылырга һәм Вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесенең кабул итү бүлмәсенә билгеләнгән вакытка килергә кирәк.
Узган ел Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә медицина хезмәте күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнардан 168 мөрәҗәгать килгән. Агымдагы елның 7 аенда 278 мөрәҗәгать җыелган, дип хәбәр иттеләр ведомствода.