Киноҗыентыкка өч кыска метражлы эш керде: «Падай», «Дыши глубже» һәм «2 часа до тишины».
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июль). 31-нче июльдә В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексы кинозалында (Копылов ур., 2а) Татарстан режиссеры Рудольф Хайнуровның «Падай. Копай. Дыши» альманахын тәкъдир итү узачак.
Киноҗыентыкка өч кыска метражлы эш керде: «Падай», «Дыши глубже» һәм «2 часа до тишины». Режиссер кичә кунакларына үзенең альманахын тәкъдим итәчәк һәм кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк, дип хәбәр итә «Кино вакыты» дирекциясе матбугат хезмәте.
Фильмнар куелышы 18.00 сәгатькә планлаштырылган. Урыннар саны чикләнгән. Чарага керү ирекле, алдан теркәү буенча.