В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кунаклар өчен концерт программасы, социаль такси хезмәте, шулай ук фотозона презентациясе әзерләнәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче декабрь). Пушкин исемендәге Казан мәдәният үзәгендә 6-нчы декабрьдә мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен «Кайгыртучан кыш» дип исемләнгән бәйрәм узачак. Кунаклар өчен концерт программасы, социаль такси хезмәте, шулай ук фотозона презентациясе әзерләнәчәк.
Бәйрәм концертында «Аваланж» ут театры, Kavkaz Style Кавказ бию ансамбле, «Рус балеты» балалар хореография мәктәбе, «Пантера» камера балеты, биюче Айрат Фазылҗанов, иллюзионист Роман Ахмедшин, шулай ук Илнур Еникеев, Альбина Кармышева һәм Гөлия Нигъмәтҗанова катнашачак. Физик мөмкинлекләре чикләнгән 12 яшьлек Тимур Фазлыев та үз җырларын башкарачак.
Шулай ук «Социаль такси хезмәте» проектын тәкъдим итү булачак, ул Президент грантлары фонды ярдәме белән ТР инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналарның «Забота» төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Социаль такси хезмәтен үстерү нәтиҗәсендә үсеш үзенчәлекләре булган балалар медицина учреждениеләренә һәм тернәкләндерү үзәкләренә барып кына калмыйча, яраткан эшләре белән дә шөгыльләнә, укый, яшьтәшләре белән очраша алалар.
Моннан тыш, мәдәният үзәге фойесында фотозона да әзерләнәчәк, анда профессиональ фотограф эшләячәк.
Концерт 6-нчы декабрьдә 15.00 сәгатьтә башлана. Керү - ирекле, әмма алдан язылу таләп ителә, чөнки залдагы урыннар саны чикләнгән. «ВКонтакте» социаль челтәрендәге пост астына язма калдырып, шулай ук WhatsApp номерына хәбәр җибәреп теркәлергә мөмкин: +7(960) 036-99-64, дип хәбәр итә Татарстан митрополиясе матбугат хезмәте.