Ярымфинал ярышларында Татарстан Республикасыннан дүрт спортчы катнаша.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче май). 16-нчы майда Казанда «Баскет-холл»да «Бокс буенча РФ Президенты В.В.Путин исемендәге Кубок» турнирының ярымфиналы була. Татарстан башкаласы 9 ярымфинал ярышларын кабул итәчәк, ә җиңүчеләр 22-нче июльдә Мәскәүнең Кызыл мәйданында узачак финалга чыгу хокукын алачак.
Ярымфинал ярышларында Татарстан Республикасыннан дүрт спортчы катнаша. Алар арасында профессиональ боксчы Федор Глазков (Казан), шулай ук үз профессиональ карьерасын башлаучылар Әмир Басиров (Түбән Кама), Виталий Петряков (Әлмәт) һәм Ернар Ерназарулы (Казан) бар. Алар Башкортстан, Ижевск һәм Үзбәкстаннан килгән көндәшләр белән көч сынашачак.
WBA Continental титулы өчен икенче уртача авырлыктагы көрәш кичәнең төп көрәше булачак. Серпуховтан Федор Чудинов немец профессиональ боксчысы Рафаэль Бежаран белән очрашачак. Россияле Роман Андреев һәм Мексикадан килгән профессиональ боксчы Хесус Куадро арасындагы очрашу әһәмиятлелеге буенча кичәнең икенче төп көрәше булып тора. Бокс буенча В.В.Путин исемендәге Кубок финалына чыгу өчен беренче уртача авырлыкта россияле Вагинак Тимразян (Владимир) һәм Александр Иванов (Подольск) арасында көрәш узачак.
Турнир 17.00 сәгатьтә башлана, ә титуллы көрәшләр 20.00 сәгатьтә стрт ала, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.