Турнирда Россиянең 6 төбәгеннән 10 команда катнаша.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 апреля). 21-нче һәм 22-нчы апрельдә Казанның Идел буе районының “Тулпар” стадионында регби-7 буенча Бөтенроссия югары лига чемпионатының беренче тур ярышлары узачак. Турнирда Мәскәү, Самара, Калуга өлкәләре, Санкт-Петербург, Новосибирск, Казан шәһәрләреннән 10 команда катнашачак. Уен алдындагы этапта командалар бишәрләп ике төркемгә бүленә.
21-нче апрельдә уен 11.00 сәгатьтә, 22-нче апрельдә сәгатьтә 10.00 башлана. Барлык теләүчеләр өчен дә керү бушлай.
Икенче тур Мәскәү шәһәрендә 5-нче 6-нчы майда, ә өченче тур 22-нче 23-нче сентябрьдә Калугада узачак. Уен вакытларын Россянең Регби федерациясенең рәсми сайтында карарга мөмкин.