В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Өстәл уеннары буенча ярышлар Мак-Магон системасы буенча 5 турда уздырыла.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче май). 15-нче һәм 16-нчы май көннәрендә Казанда Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге шахмат һәм шашка буенча Олимпия резервы мәктәбендә Валерий Шикшинның беренче мемориалы узачак. Ярышлар Россиянең атказанган тренеры истәлегенә багышланган. Турнирда катнашуга Россиянең барлык теләгән уенчылары чакырыла, турнир взносы таләп ителми.
Ярышлар Мак-Магон системасы буенча 5 турда уздырыла. Вакыт контроле – 50 минут, бееми 20 йөрешкә 10 минут, коми – 6,5 очко, кагыйдәләр – японча. Җирәбә салу һәр тур алдыннан үткәрелә. Төсләрне билгеләү – нигири.
Турнирны оештыручылар катнашучылар белән килешү буенча ярышлар регламентын үзгәртү хокукын үз артыннан калдыра. Турга соңга калган очракта 25 минутка җиңелү санала. Ярышларның беренче көненнән соң, икенче тур тәмамлангач, партияләрне сайлау һәм атказанган спорт мастеры Илья Шикшин белән бер үк вакытта уйнау сеансы планлаштырылган.
Турнир җиңүчесе кубок һәм диплом, призерлар дипломнар, медальләр һәм акчалата призлар белән бүләкләнәчәк. Шулай ук Мак-Магонның үз старт төркемнәрендә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән катнашучылар да призлар алачак, диелә конкурс турында нигезләмәдә.
Валерий Шикшин – Казан спортчысы, го уены буенча Россиянең атказанган тренеры (логик уен борынгы Кытайда барлыкка килгән, дөньядагы иң киң таралган уеннарның берсе). Европа буенча иң яхшы тренерларның берсе санала, аның укучылары күп тапкырлар Россия һәм Европа чемпионнары, шулай ук дөнья чемпионатлары призерлары булды.