Ярышларда бөтен республикадан 200-дән артык яшь спортчы катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче гыйнвар). 26 гыйнварда Казанда "Тасма" олимпия резервы спорт мәктәбендә 15 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында дзюдо буенча Татарстан беренчелеге старт ала.
Ярышларда республика шәһәрләре һәм районнарыннан 200-ләп спортчы катнашачак. Ярышлар 26 гыйнварда 10.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы спорт министрлыгының матбугат хезмәте. Финал блогы, җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү 27 гыйнварда 10.00 сәгатьтә булачак.