Ярышларда илнең 44 төбәгеннән 250 спортчы катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче гыйнвар). 6-12-нче гыйнварда Казанда бильярд спорты буенча Россия беренчелеге узачак. Анда илнең 44 төбәгеннән 250 спортчы катнашыр, дип көтелә.
«Ирекле пирамида» дисциплинасында 13 яшькә кадәрге спортчылар һәм 13 яшьтән алып 16 яшькәчә егетләр һәм кызлар, «Катнаш пирамида» дисциплинасында 16 яшьтән алып 21 яшькә кадәрге яшүсмерләр катнашачак.
Гыйнвар турнирында катнашучылар арасында дөнья чемпионнары Артем Балов (Санкт-Петербург) һәм Элина Нагула (Мәскәү), спорт мастерлары Константин Мишатин (Хабаровск), Антон Виноградов (Ковров), Максим Зверев (Санкт-Петербург) һәм башкалар булачак. Ярышларда Казаннан 4 спортчы катнаша: Михаил Плеханов, Даниэль Антонов, Евгений Биктаһиров һәм Диана Халикова.
Беренчелекне ачу тантанасы 6-нчы гыйнвар көнне 10.30 сәгатьтә «Аристократ» бильярд клубында (Патрис Лумумумба ур., 47а, 1 к.) узачак.
Төп этап уеннары 6-10-нчы гыйнвар 11.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр узачак, финал этабы уеннары 10-12-нче гыйнвар көннәрендә 10.00 сәгатьтән башланачак.
Турнир җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы 12-нче гыйнварда булачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.