В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җиңү өчен Россиянең 25 төбәгеннән 300-дән артык яшь спортчы көч сынашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче август). Казанда 8-12 августта 19 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм юниорлар арасында байдаркаларда һәм каноэларда ишү буенча Россия беренчелеге һәм Бөтенроссия ярышлары узачак. Җиңү өчен Россиянең 25 төбәгеннән 300-дән артык яшь спортчы көч сынашачак.
Татарстан Республикасы данын 7 спортчы яклаячак: Булат Хәмидуллин, Динар Бәйрәмгалиев, Никита Левин, Илсаф Мөхәммәтҗанов, Кирилл Николаевский, Сергей Пучков һәм Родион Романов.
Ярышларны ачу тантанасы 8-нче августта 14.30 сәгатьтә булачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы матбугат хезмәте. Тулырак җәдвәл белән сайтта танышырга мөмкин.