Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.05.2025, 15:17

31 майда Казанда «Том Сойер Фест – Казан» фестиваленең юбилей сезоны ачыла

Казан Яшь тамашачы театры актерлары Марк Твен повестеннан өзек уйнаячак

Казанның «Казан йөзлекләре» скверында 31 майда «Том Сойер Фест - Казан» тарихи мохитне торгызу фестиваленең унынчы юбилей сезоны ачылачак. Кунакларга җәйге сезонга планнар турында сөйләячәкләр, йөзлекләр музееның яңа экспонатлары белән таныштырачаклар һәм театраль тамаша күрсәтәчәкләр.

Кунаклар өчен Казан Яшь тамашачы театры актерлары «Том Сойер койма буяячак» («Том Сойер красит забор») спектакленнән өзек алып чыгыш ясаячак һәм Казан шагыйрьләренең шигырьләрен укыячак. Моннан тыш, архитектор Инесса Фәхретдинова балалар өчен иҗади мастер-класс үткәрәчәк.

Оештыручылар тарихи мохиткә битараф булмаган барлык шәһәр халкын чакыра. Очрашу 12:00 дә башлана.

Исегезгә төшерәбез, «Том Сойер Фест – Казан» волонтерлык фестиваленең координаторлары һәм партнерлары командасы Фукс бакчасында 100 елдан артык элек парк территориясендә булган тарихи чәй чатырын торгызачак. Чатырны торгызуга әзерлек эшләре августта башланачак һәм Волков урамындагы «Том Сойер Фест - Казан» остаханәсендә узачак. Фестивальне оештыручыларга мөрәҗәгать итеп, үз өлешегезне кертергә һәм волонтер булырга мөмкин. Барлык өстәмә мәгълүмат оешманың телеграм-каналында бар.
Барлык яңалыклар