Киләсе сишәмбе, 18 ноябрьдә, Республика кан үзәгендә көзге донорлар акциясе узачак. Аңа 55 килограммнан артык авырлыктагы һәм сәламәтлекләре буенча тискәре күрсәткечләре булмаган балигъ булган кешеләр кушыла ала. Үзегез белән паспорт алырга кирәк.
Донорлык акциясенә
сылтама буенча теркәлергә мөмкин. Катнашучылар өчен бәйрәм рухы тудырачаклар һәм оештыручылардан сувенирлар әзерләячәкләр.
Иреклеләрне 8:00 дән 12:00 гә кадәр Җиңү проспектындагы 85 йорт адресы буенча кабул итәчәкләр.
Мәйданчыкта теләүчеләр сөяк мие донорлары регистрына керә алачак. Бу хакта регистратурада хәбәр итү дә җитә, дип белдерә «Игелекле Казан» АКБО матбугат хезмәте.
Донорлыкка керү кагыйдәләре һәм каршы күрсәтмәләр турында
сылтама буенча белергә мөмкин.
Чара «Игелекле Казан» АКБО белән берлектә ТР «Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте, Кан донорлары бергәлеге, DonorSearch.org һәм «Татнефть» хәйрия фонды тарафыннан оештырылды.