Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.02.2023, 16:49

Казанда татар теле, татар әдәбияты һәм тарихы буенча шәкертләр арасында олимпиада узачак

Анда Татарстанның урта һөнәри һәм югары мөселман уку йортлары студентлары катнаша ала.

Фото: ТР мөселманнары Диния нәзарәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче февраль). Татарстанның урта һөнәри һәм югары мөселман уку йортлары студентлары татар теле, татар әдәбияты һәм татар тарихы буенча III Республика олимпиадасында катнаша ала. Заявка кампаниясе 20 нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Татар теле буенча олимпиадада катнашучылар биремнәрне язмача башкарачаклар. Тест фонетика, лексикология, морфология, синтаксис һәм пунктуация сорауларын үз эченә ала.

Әдәбият буенча интеллектуаль ярыш ике төргә бүленә. Кызларга «татар әдәбияты һәм дин» юнәлеше буенча тикшеренү эшләрен якларга кирәк булачак, аның күләме – 15-20 бит. Эшләрне яклауга 5-7 минут вакыт бирелә, шуннан соң жюри сораулар бирә ала. Егетләр 10 минут эчендә алдан әзерләнгән ирекле темага вәгазь сөйләргә тиешләр.

Татар халкы тарихы буенча олимпиада тест узу һәм чыганаклар белән эшләүне күздә тоткан аерым биремнәрне үтәүдән гыйбарәт.

Олимпиадада катнашу өчен тулы исем, элемтә телефоны, электрон адрес, уку йорты, олимпиада юнәлеше, фәнни-тикшеренү эше темасы (татар әдәбияты һәм дине буенча) һәм укытучының тулы исеме күрсәтелгән заявканы riitatkafedra@mail.ru почтасына җибәрергә кирәк. Җиңүчеләр һәм призерлар олимпиада нәтиҗәләре буенча һәр 3 юнәлештә билгеләнәчәк, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Олимпиада Россия ислам институты тарафыннан Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы, Россиядә педагог һәм остаз елы кысаларында оештырыла.

Барлык яңалыклар