Программада – утлы-музыкаль фильм, уеннар, авиатренажер эше һәм музыкаль төркем чыгышы.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче август). 1 сентябрьдә Казанда “Беренче класс” гомумшәһәр бәйрәме узачак. Программада – балалар өчен уен зонасы, лекторий, экологик мастер-класслар, фудкорт, спорт мәйданчыгы һәм музыкаль төркем чыгышы.
Бәйрәм Белем көненә багышланган, бу көнне балалар өчен программа edutainment (күңел ачу аркылы белем алу) форматында оештырылачак. Мәйданчыкта шулай ук авиатренажер – уникаль очкыч симуляторы эшләячәк. Кунаклар яшьләр өчен актуаль темаларга спикерлар чыгышларын тыңлый, тәмле ризыклардан авыз итә һәм төрле спорт активлыкларында катнаша алачаклар. “Прометей” фәнни-тикшеренү институты “Галәм сонатасы” утлы-музыкаль фильмы һәм “Галәм тузганагы” слайд-музыкаль программасы тәкъдим итәчәк. Моннан кала, “Яшел фитнес” хәрәкәте үзенең соңгы күнекмәләрен уздыра.
Экология темасына аеруча игътибар бирелә. Шәһәрлеләр чүпне аерып җыю проектына булышлык итә, киемнәрне эшкәртү һәм пыяланы бизәү буенча мастер-классларда катнаша алалар.
Бәйрәм азагында Doratti кавер-төркеме чынгыш ясаячак.
Бәйрәм КМТТУ-КАИ 2-нче уку бинасы (Четаев ур., 18) янында 13.00 сәгатьтә узачак, дип хәбәр ителә университет сайтында.