Чара туриндустрия белгечләренә WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты вакытында кунакларны кабул итүгә әзерләнергә ярдәм итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче июнь). 19-нчы июньдә Казанда кунакханә һәм ресторан тармагы хезмәткәрләре өчен HoReCa Club белем бирү форумы узачак.
Экспертлар форумда катнашучыларга төрле илләрдән килгән кунаклар белән, катлаулы кунаклар белән аралашу үзенчәлекләре, тискәре бәяләмәләрне дөрес эшкәртү турында сөйләячәкләр. Шулай ук форумда катнашучылар катлаулы шартларда сервис һәм команда эше, HACCP (Хәвеф-хәтәрләрне анализлау һәм кискен контроль нокталары) азык-төлек куркынычсызлыгы принципларын үтәү, Россиядә азык-төлек продукциясенең закон нигезләре һәм сыйфаты стратегиясе турында беләчәкләр.
HoReCa Club форумының төп максаты - кунакханә һәм отель индустриясенең линияле персоналын чит ил кунакларын кабул итүгә, стресслы хәлләргә һәм күпләп килүчеләрне кабул итүгә әзерләү.
Форум Татарстан башкаласында августта узачак WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында оештырылган.
Форум «Гранд отель Казан» кунакханәсендә узачак (Петербург ур., 1), ул 10.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә оештыручылар.