Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.03.2020, 13:05

Казанда «Җыр, гитара һәм мин» бард җыры яшьләр инклюзив фестивале узачак

Иҗади номерларны сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, шулай ук сәламәт башкаручылар тәкъдим итәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче март). 28-нче мартта Казанның «Мәскәү» мәдәни үзәгендә «Җыр, гитара һәм мин» XXII төбәкара яшьләр инклюзив фестивале узачак. Конкурс программасында автор җырлары жанрындагы әсәрләрнең авторлары һәм башкаручылары, шагыйрьләр, иҗат берләшмәләре һәм 35 яшькә кадәрге автор җырлары клублары әгъзалары катнаша ала. Фестивальдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр чыгыш ясый алачак.

Конкурс берничә номинациядә үткәрелә: «Башкаручылар», «Автор-башкаручылар» (музыка авторлары, сүз һәм музыка авторлары), «Дуэтлар һәм ансамбльләр» һәм «Шигъри конкурс» (шигырьләр авторлары).

Фестивальнең беренче этабы тыңлаулардан гыйбарәт булачак, ул 14-нче һәм 15-нче мартта 16.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Мәскәү районының Восстание ур., 61а адресы буенча урнашкан Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә узачак. Чит шәһәрләрдән килгән катнашучылар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән катнашучылар 5-нче мартка кадәр тыңлауларда читтән торып катнаша алалар. Фестивальне үткәрү турындагы нигезләмәдә тулырак мәгълүмат алырга мөмкин.

Икенче тур 27-нче мартта «Мәскәү» мәдәни үзәгендә узачак. 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр иҗат остаханәләрендә барачак конкурс тыңлауларыннан соң, иң яхшылар финалистлар концертында 18.30 сәгатьтә чыгыш ясаячак.

Фестиваль «Мәскәү» мәдәни үзәгендә лауреатларның гала-концерты белән тәмамланачак. Финал концертында жюри әгъзалары, фестиваль кунаклары һәм узган ел лауреатлары катнашачак. Концерт 14.00 сәгатьтә башлана, керү ирекле. Белешмәләр өчен телефоннар: +7(903)306-43-69, +7(905)316-87-98 (WhatsApp), дип хәбәр итә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар