Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.04.2019, 11:30

Казанда Чернобыль АЭСындагы һәлакәтне бетерүдә катнашучылар истәлегенә митинг узачак

Ул Ямашев һәм Әмирхан проспектлары киселешендәге скверда узачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче апрель). 26-нчы апрельдә Казанда Чернобыль АЭСындагы һәлакәтне бетерүдә үз бурычларын геройларча үтәгән катнашучылар истәлегенә митинг узачак. Чарага кушылырга теләүчеләрне Ямашев һәм Әмирхан проспектлары киселешендә урнашкан скверда көтәләр.

Ел саен 26-нчы апрельдә Россиядә Чернобыль АЭСындагы һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларны искә алалар. 2003 елдан башлап Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан бу көн Халыкара радиация аварияләре һәм һәлакәтләр корбаннарын искә алу көне дип игълан ителде.

Бу көнне 1986 елда Чернобыль АЭСында һәлакәт була - бу ХХ гасырның иң куркыныч техноген һәлакәте. Реактордагы янгын нәтиҗәсендә атмосферага 190 тоннага якын радиоактив матдәләр чыгарылган. 400-дән артык кеше экологик һәлакәт зонасында булып, атом бомбасы шартлаганнан соң Хиросим халкы кичергәннән 90 тапкыр күбрәк нурланыш алуга дучар булган.

Митинг 11.00 сәгатькә планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында.

Барлык яңалыклар