В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Уникенче тапкыр үткәрелә торган турнирда илнең дистәдән артык төбәгеннән спортчылар катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче октябрь). 29-нчы октябрьдән 1-нче ноябрьгә кадәр Казанда Җәүдәт Фәйзи урамы, 2а адресы буенча урнашкан Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә Россиянең атказанган тренеры Герман Давыдов истәлегенә бокс буенча халыкара турнир узачак.
Уникенче тапкыр үткәрелә торган турнирда илнең дистәдән артык төбәгеннән спортчылар катнашачак. Моннан тыш, ярышларга Татарстан Республикасы бокс ветераннары да чакырылган.
Ярышлар 17-18 яшьлек яшүсмерләр һәм 19-40 яшьлек ир-атлар арасында узачак. Турнир призерларын кубоклар, медальләр, грамоталар, шулай ук кыйммәтле призлар белән бүләкләячәкләр, дип хәбәр итә Физик тәрбия һәм спорт комитеты.