Анда дөньяның 15-тән артык иленнән 100-гә якын кеше катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче гыйнвар). 21-27 гыйнвар көннәрендә Казанда Теннис академиясе кортларында Tatarstan Winter Cup 2019 халыкара теннис турниры узачак. Хәзерге вакытта турнирга дөньяның 15-тән артык иленнән 100-гә якын катнашучы теләк белдергән.
Турнирда Россияне танылган теннисчылар Теймураз Габашвили, Иван Гахов, Евгений Тюрнев, Варвара Флинк, Валентина Ивахненко, Анастасия Гасанова һәм Екатерина Яшина тәкъдим итәчәк.
Ярышларның приз фонды 25 мең доллар тәшкил итә.
Парлы разрядта финаллар 26 гыйнварда, ә ядгыз уеннарда финаллар 27 гыйнварда түбәндәге адрес буенча узачак: Оренбург тракты, 101, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте. Ярышлар башлану вакытын ТР Теннис спорты федерациясе сайтында турнирны үткәрү даталарына якынрак ачыкларга мөмкин булачак. Барлык теләүчеләр өчен керү ирекле.