В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Конкурста катнашу өчен 10 нчы июньгә кадәр теркәлергә кирәк.
Фото: Денис Гордийко
Катнашу өчен гариза тутырырга һәм аны 10 нчы июньгә кадәр җибәрергә кирәк. Конкурста 16 дан 40 яшькә кадәрге иллюстраторлар, зин һәм комикслар авторлары катнаша ала. Рәссамнар өчен дүрт номинация каралган: иң яхшы китап иллюстрациясе, массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы иллюстрацияле материал, иң яхшы коммерция иллюстрациясе, иң яхшы авторлык проекты, дип хәбәр иттеләр Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә.
Жюри дүрт җиңүчене 10 нчы июльгә кадәр игълан итәчәк. Җиңүчеләр 15 мең сум алачак. Лонг-листка кертелгән проектлар фестиваль кысаларында маркетта һәм «Мәскәү» мәдәни үзәгендә узачак күргәзмәдә тәкъдим ителәчәк.