Бәйрәм программасында - барлык теләүчеләр өчен йога, балалар йогасы һәм өлкән буын вәкилләре өчен йога (50+).
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче июнь). 16-нчы июнь көнне Казанның Горький паркында инде бишенче тапкыр халыкара Йога көне узачак. Паркның зур аланында төрле яшьтәге һәм төрле әзерлек дәрәҗәләре булган йога сөючеләр җыелачак. Алар өчен шәһәр студияләре һәм мәктәпләренең профессиональ тренерларыннан спорт бәйрәме программасы уздырылачак.
Бәйрәм программасында - барлык теләүчеләр өчен йога, балалар йогасы һәм өлкән буын вәкилләре өчен йога (50+).
Шулай ук паркка килүчеләр «Урваши» Һиндстан бию коллективы һәм «Сантош» студиясе чыгышларын да күрәчәк, Һиндстан биюләре буенча мастер-класста, конкурсларда һәм фотосессияләрдә катнашачаклар.
Чара 10.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.