В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Уен 15 нче июльдә «Ак Барс Арена»да узачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче июнь). Футбол буенча Россия Суперкубогы өчен матч Казанда узачак. Тиешле карарны Россия футбол берлегендә кабул иттеләр.
«Ак Барс Арена» стадионында ил чемпионы «Зенит» һәм Россия Кубогы иясе очрашачак, ул «Краснодар» белән ЦСКА арасындагы матчта билгеләнәчәк. Матч 15 нче июльдә узачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы.
Исегезгә төшерәбез, Россия Суперкубогы 2003 елдан бирле үткәрелә. Трофейны РФ чемпионы һәм ил Кубогын яулаучы арасында уйнаталар. Узган ел Суперкубок матчы Петербургта узды.