Катнашучылар халыкара маркетплейсларның өстенлекләре турында беләчәкләр
Фото: Автор фотографии
Катнашучылар e-Commerce халыкара базарына чыгуда килеп туган проблемалар турында белә алачаклар, чит ил маркетплейсында аккаунтны ничек теркәп булуны ачыклаячаклар, шулай ук ни өчен базар аналитикасы, комплаенс, сәүдә маркасын теркәү кирәклеге, чит ил маркетплейсына товар китергәндә халыкара логистика ничек эшли һәм халыкара маркетплейсларга чыгу вакытында дәүләттән нинди ярдәм алырга мөмкин дигән сорауларга җавап алачаклар һ.б.
Эшмәкәрләр шулай ук үз тәҗрибәләре белән уртаклаша һәм проблемаларны чишү юллары турында фикер алыша алачак. Түгәрәк өстәл Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен ачык. Чараның спикеры булып Tradeproff компаниясенең халыкара проектлар бүлеге җитәкчесе Ирина Слепнева торачак.
Чара Казан шәһ., Петербург урамы, 28 нче йорт (Эшмәкәр йорты, 3 нче кат) адресы буенча узачак. Моннан тыш, онлайн-трансляция оештырылачак. Түгәрәк өстәлгә 20 нче июньнең 17:00 сәгатенә кадәр сылтама буенча теркәлергә була.