Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.10.2024, 10:00

Казанда «Рус фортепиано мәктәбе» амбассадорларының концерты узачак

Кунаклар өчен Петр Чайковский, Ференц Лист, Фредерик Шопен һәм башка компоизторларның әсәрләрен уйнаячаклар

Казанда 7 октябрьдә «Рус фортепиано мәктәбе» проекты пианист-амбассадорларының концерты була. Музыкантлар танылган классик әсәрләр белән чыгыш ясаячак.

Проектның иң яшь катнашучысы Николь Горгадзе Петр Чайковскийның «Времена года» циклыннан «Апрель» композициясен һәм Фредерик Шопен вальсларының берсен башкарачак. Агния Воронцова Эдвард Григ, Франц Шуберт, Сергей Прокофьев һәм Фрэнк Розенблатт әсәрләрен уйнаячак.

2023 елда Япониядә Халыкара пианистлар конкурсында призер булган Наил Мәүледов Иоганн Себастьян Бах һәм Эгон Петри, Сергей Прокофьев һәм Ференц Лист композицияләре белән чыгыш ясаячак. Сәхнәдә шулай ук Мария Махамендрикова башкаруында Александр Скрябин һәм Сергей Рахманиновның үлемсез әсәрләре яңгыраячак, ә Тимофей Владимиров Милий Балакирев, Камил Сен-Санс, Леопольд Годовский, Иоганн Себастьян Бах һәм Ферручо Бузони композицияләрен башкарачак.

Кунакларны С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында 19:00 сәгатьтә көтәчәкләр, керү – билетлар буенча.

Исегезгә төшерәбез, «Рус фортепиано мәктәбе» яңа сезонны өч концерт белән: Түбән Новгородта, Казанда һәм Екатеринбургта ача.

Мәскәү консерваториясенең Зур залында беренче концертлар 2025 елның 4 һәм 5 февралендә узачак. Студия эше шул ук айда башланачак һәм апрельгә кадәр дәвам итәчәк. 48 пианист чыгышын яздыру һәм 320 гә якын музыкаль видео чыгару планлаштырыла, алар яшь виртуозлар һәм инде данлыклы осталар өчен бүләк булачак.

«Рус фортепиано мәктәбе. Мастерлар һәм безнең киләчәгебез» бөтен илдән яшь талантларны эзләүгә һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Талантлы музыкантлар абруйлы концерт залларында чыгыш ясау һәм Россиянең иң яхшы студияләре белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеге ала.

Барлык яңалыклар