Эшләрнең гаризалары һәм фотолары 10 нчы декабрьгә кадәр кабул ителә
Фото: Денис Гордийко
Катнашучыларга яктылык кайтаручы элементлар белән балалар киемнәрен, әйберләрен һәм аксессуарларын, мәсәлән, коляскаларны, рюкзакларны яки велосипедларны бизәүнең креатив ысулын уйлап табарга кирәк.
Эшләрнең гаризалары һәм фотолары 10 нчы декабрьгә кадәр propagandaogai@mail.ru электрон адресына кабул ителә. Җиңүчеләрнең исемнәре 21 нче декабрьгә кадәр игълан ителәчәк, нәтиҗәләр белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Бүләкләү яшь категорияләре буенча һәм аерым номинацияләрдә узачак. Өстәмә мәгълүматны +7(843)533-38-41, +7(843)533-38-42 телефоннары буенча белеп була, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ пропаганда бүлегендә.